ТР Төзелеш министрлыгы: Бүгенгә республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә җылылык бирү эше алып барыла

2016 елның 23 сентябре, җомга

Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 795 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 574 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматына караганда 2016 елда 41 муниципаль берәмлектә күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 235 инспекцион тикшерү уздырылган, аларның нәтиҗәләре буенча 8 муниципаль берәмлектә 34 техник иминлек кагыйдәләрен бозу факты ачылган.

Күп фатирлы йортларга капремонт программасы буенча республиканың  барлык районнарында һәм шәһәрләрендә дә 830 объектта эшләр бара. 

А. Фролов искәрткәнчә, 2016 елда 95 мәктәп, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп һәм 53 балалар бакчасы ремонтлау каралган. Бүгенгә бер генә объект тапшырылмаган.  

Шулай ук 9 балаларны савыктыру лагерен һәм 8 ресурс үзәген капиталь ремонтлау эше азагына якынлашып килә. Мәдәният учреждениеләрен ремонтлау да төгәлләнеп килә: 43 объекттан 42се эксплуатациягә кертелгән.

26 яшүсмерләр клубында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советларының 78 бинасында, 26 Татарстан Республикасы социаль яклау учреждениесендә ремонт тәмамланган.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, бүген балалар, медицина һәм социаль яклау учреждениеләренә, шулай ук торак йортларга җылылык бирү эшләре бара. 

«Бүген Татарстанда 13 мең 664 күп фатирлы йортка җылылык бирелә – бу гомуми санның 80%ы. Казанда – 1 мең 540 йортта, Чаллыда – 20 йортта, Әлмәттә – 828 йортта, Зеленодольскта – 748 йортта һәм Алабуга районында 208 йортта җылылык юк әле. Төп сәбәбе – ТСЖ рәисләреннән заявкалар булмау, - диде А. Фролов. – Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау объектларына тулы күләмдә җылылык бирелгән, мәдәният учреждениеләренә - 94%, спорт объектларына - 99%». 

Казанда төрле сәбәпләр аркасында бер мәктәпкә һәм бер балалар бакчасына җылылык бирелмәгән. Бу ситуацияне шул көннәрдә төзәтергә җыеналар.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җылылык бирү мәсьәләсе бик кыска срокларда хәл ителергә тиеш. Бигрәк тә социаль яклау, мәдәният һәм көнкүреш объектларында. Татарстан Республикасы Президенты муниципалитетлар җитәкчеләрен бу эштә активлашырга һәм төгәл контрольдә тотарга өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International