Ел башыннан республика агро-сәнәгать продукциясенең тулаем күләме 143,7 млрд. сум тәшкил итте

2016 елның 23 сентябре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов агымдагы елның 8 аенда авыл хуҗалыгы тармагында финанс-икътисадый нәтиҗәләр турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты. 

Чыгышы башында Н.Титов билгеләгәнчә, һава шартлары узган һәм бу атнада кыр эшләрен тулы күләмдә алып барырга ирек бирмәделәр. Ике атнада республикада норма буенча бер айлык явым-төшем күләме яуган - 43 мм. Әлегә 100 мең гектар көнбагыш җыелмыйча кала, бөртеккә дигән кукуруза 75 мең гектар җидә җыелмаган, фишәк чөгендере - 39 мең гектар, бәрәңге - 2 мең гектар. Шул ук вакытта 650 мең гектар җирне сөрәсе бар. 

Шуннан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары ТР авыл хуҗалыгы тармагының 2016 елның 8 аенда финанс-икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итте. АСК продукциясенең тулаем күләме 143,7 млрд. сум тәшкил итте, чагыштырма бәяләү буенча җитештерү индексы - 107,1 %. Бу күрсәткеч буенча Татарстан гомумроссия дәрәҗәсеннән алда (103,4 %).

Терлекчелектә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХ ында үсеш - 304 %, ел ахырына кадәр 5 % ка җиткерү көтелә. Кайбер районнарда, Н.Титов сүзләренчә, системалы эш аркасында терлекчелек продукциясе җитештерүнең уңай динамикасы сакланды (Балык Бистәсе - 126 %, Әтнә - 116 %, Кукмара - 115 %, Ютазы - 114 %, Питрәч - 110 %, Актаныш - 108 %).

"Баулы, Әгерҗе, Мамадыш, Яңа Чишмә, Кайбыч, Әлмәт һәм Кама Тамагы районнары мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алмадылар, нәтиҗәдә без зур күләмдә продукцияне алып бетермәдек, - диде ул. - Безнең бурыч - аларны республика буенча уртача күрсәткечкә җиткерү, бу терлекчелектә өстәмә 965 млн. сумга продукцияне тәэмин итәчәк". 

Ел башыннан авыл хуҗалыклары һәм КФХның керем күләме 52,8 млрд. сум тәшкил итте, үсеш - 7 %, шул исәптән сатылган сөт күләме - 14,6 млрд. сум, терлек һәм кош ите - 22,4 млрд. сум. Ахыргы күрсәткечләргә дуңгыз итенә бәяләр 20 процентка төшүе тәэсир итте, нәтиҗәдә эре дуңгыз комплекслары 1 млрд. сум керемне югалттылар, диде Николай Титов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International