Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сахалин өлкәсендә.
Эш сәфәренең төп максаты – Татарстан Республикасы белән Сахалин өлкәсе арасында 2016 – 2018 елларага сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалау.
Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән очрашачак, берничә сөйләшү уздырачак.
Моннан тыш, Сахалин өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашу көтелә.
Рөстәм Миңнехановның Сахалинга эш сәфәре 25 сентябрьгә кадәр сузылачак.