Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монреальга (Канада) эш сәфәре белән килде.
Иртәгә, 26 сентябрьдә, ТР Президенты илнең алдынгы авиатөзелеш предприятиеләренә барачак, шул исәптән – Pratt&Whitney һәм Bombardier заводларында. Аннары Рөстәм Миңнеханов Квебек провинциясенең икътисад, фән инновацияләр һәм мәгълүмат технологияләре министры Доминик Англад ханым һәм Канада авиация индустриясе вәкилләре белән очрашырга ниятли.
Төштән соң Татарстан Президенты Торонто шәһәренә юнәләчәк. Монда шулай ук берничә рәсми чара планлаштырылган. Татарстан-Канада эшлекле форумы кысаларында ике яклы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүнең перспектив вариантлары каралачак. Медицина һәм мәгариф өлкәсендәге багланышлар Рөстәм Миңнехановның Корольлек табиблар һәм хирурглар колледжы җитәкчелеге белән очрашуында төп тема булачак. Моннан тыш, ТР Президенты планында Канада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу да бар.