Алексей Песошин: Миграция өлкәсендәге үзара мөнәсәбәтләр РФ субъектлары үсешенә йогынты ясый, шул исәптән Татарстанга да

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда ИТ-парк мәйданчыгында “Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләрендә миграция. Заманча карашлар, тәҗрибәләр, инновацияләр” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.

Конференциянең төп максаты –күченеп килүчеләрнең чит илләр, Россия һәм республика дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалары арасында социаль җайлашуы һәм интеграцияләнүе, миграция  өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу.

Халыкара конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һ.б.

Конференциядә 300ләп кеше катнаша – миграция өлкәсендә эшләүче белгечләр, шул исәптән федераль һәм региональ дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Көнчыгыш Европа һәм Үзәк Азия илләренең социаль-юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары, профильле дәүләт оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре, гражданлык җәмгыятьләре, халыкара оешмалар вәкилләре.

Конференциянең ачылышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин катнашты. Ул катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән котлады.

“Миграция өлкәсендәге үзара мөнәсәбәтләр һәр ел саен РФ субъектлары үсешенә күбрәк йогынты ясый бара, бу Татарстан Республикасына да кагыла. Төбәкнең көчле үсеше миграциянең югары дәрәҗәдә икәнен билгели, чөнки монда уңайлы яшәү һәм эшләү өчен шартлар булдырылган”, - дип белдерде Алексей Песошин.

Ул ассызыклаганча, Татарстан территориясендә хәзерге вакытта күп санда инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, шуңа хезмәт миграциясе мәсьәләләре аеруча актуаль.

Шуның белән бергә республика күченеп килүчеләрнең социаль, мәдәни, хокукый җайлашуы мәсьәләләренә дә җитди игътибар бирү мөһим, дип билгеләде Алексей Песошин.

Ул конференциядә катнашучыларга эчтәлекле һәм уңышлы эшләр һәм яңа идеяләр  теләде.

Халыкара фәнни-гамәли конференция 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International