Рөстәм Миңнеханов Bombardier компаниясенә үз җитештерүен Татарстанда урнаштырырга тәкъдим итте

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Монреальда Bombardier авиатөзелеш заводында булды. Искәртәбез, 25-27 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Канадага эш сәфәре кыла. 

Төп офиска кергән җирдә Рөстәм Миңнехановны Bombardier компаниясенең авиацион конструкция һәм инженер хезмәте бүлеге президенты Жан Сегуин. Кыскача тәкъдир итү барышында ул предприятиенең икътисадый потенциалы һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. 

Жан Сегуин билгеләп үткәнчә, компаниянең төп бурычы – уртача ераклыктагы самолётлар базарына чыгу, әлегә бу базар тулысынча Boeing һәм Airbus. Bombardier контролендә. 

Рөстәм Миңнеханов компаниянең Россия территориясендә үз җитештерүләрен урнаштыру буенча киләчәк планнары белән кызыксынды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда моның өчен бөтен шартлар тудырылган: кирәкле инфраструктура, югары квалификацияле белгечләр, үсеш алган логистика һәм башкалар бар. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Bombardier компаниясенең винтлы самолётларның хәзерге заман модельләр рәте бар. Бу очкычларга бүген Россиядә ихтыяҗ зур, диде ул, бигрәк тә илнең  үзәк һәм төньяк өлешләрендә. «Ахыр чиктә Россия территориясендә беренчеләрдән булып винтлы һава суднолары чыгара башлаучылар отачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сез бу урынны рәхәтләнеп алырга мөмкин».  

Рөстәм Миңнеханов Bombardier җитәкчелеген республиканың  инвестицион потенциалы белән танышу өчен Татарстанга чакырды. 

Канада компаниясе вәкилләре билгеләп үткәнчә, Россиядә җитештерү линияләрен урнаштыруның төрле вариантлары күптән карала икән инде.    

«Якларның активлыгы җитми. Ә без бу ситуацияне үзгәртә алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шуннан соң ТР Президенты заводның судноларны җыю цехын, самолётның эчке ягын эшләү вариантларын сайлап алу буенча клиент залын, шулай ук Bombardier самолётларының алдынгы модельләрен карап чыкты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International