Рөстәм Миңнеханов Канадада: Татарстан белән Квебек провинциясе арасында хезмәттәшлекне үстерүнең яңа юлларын эзләргә кирәк

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монреальга эш сәфәре кысаларында Квебек провинциясенең икътисад, фән инновацияләр һәм мәгълүмат технологияләре министры Доминик Англад ханым белән очрашты.   

Очрашу Bombardier заводы территориясендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясенең Канададагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Дарчиев һәм башкалар катнашты. 

Министрны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Квебек провинциясенә ул беренче мәртәбә 1998 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына керешүгә үк килгән булган. Ул чакта Россия-Канада мөнәсәбәтләре кысаларында ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган. 

Бүген республика авиатөзелеш һәм двигательләр чыгару буенча Pratt&Wittney һәм Bombardier компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә. «Татнефть» компаниясе авыр нефть чыгару буенча технологияләр өлкәсендә Канада фирмалары белән багланышта. Моннан тыш, башка предприятиеләр белән дә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре карала. Югары уку йортлары арасында мөнәсәбәтләр урнаштырылган.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Квебек провинциясе белән хезмәттәшлекне киңәйтәсе килә һәм үз   технологияләре, капиталлары һәм инновацион проектлары белән килгән Квебек бизнесына ярдәм күрсәтергә әзер. 

Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, бүген сәяси  климат Россия белән Канада арасындагы мөнәсәбәтләрдә үз эзен калдыра. Әмма иртәме-соңмы болар бар да нормага керер, диде Рөстәм Миңнеханов. Безнең бурыч – төбәк дәрәҗәсендә уңышлы хезмәттәшлек үрнәген күрсәтү, диде ул.

«Татарстан белән Квебек провинциясе арасында хезмәттәшлекне үстерүнең яңа юлларын эзләргә кирәк, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты министрга. – Безнең  республиканың югары технологияләр өлкәсендә эшләнмәләре бар. Аерым алганда, без электрон хөкүмәт өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирештек». 

Квебек үзенең алга киткән авиация сәнәгате белән мәгълүм, диде Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда шулай ук самолётлар һәм винтлы-канатлы машиналар төзүче предприятиеләр бар. Ул Доминик Англада ханымга киләчәктә тәҗрибә алмашу өчен җирле авиация индустриясе вәкилләренең Татарстанга эш сәфәрен оештырырга тәкъдим итте.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International