Урман утырту көнендә Татарстанда 1,7 миллионга якын агач утыртылачак

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Быел Татарстанда традицион акция 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы 3 млн чамасы утырту материалы әзерләгән, якынча 1,3 млн үсенте яз утыртылган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында брифингта республика урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров хәбәр итте.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе республика аз урманлы төбәк булып санала дип искәртте.

Татарстанда "Урман утырту көне" акциясе министрлык инициативасы белән 2010 елдан бирле үткәрелә. Урман утырту чарасы майда һәм октябрьдә уза.

"Акциянең максаты республиканың урман ресурсларын торгызу һәм арттыру гына түгел, ә гражданнарда урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына юнәлтү, экологик халәтне һәм мохитне яхшыртудан гыйбарәт", - диде А.Нәзиров.

Аның сүзләренчә, узган елгы акцияләргә анализ ясап, Урман утырту көнендә ел саен утыртылган материаллар күләме һәм катншучылар саны арта. Мисал өчен, 2011 елда акциядә 30 мең чамасы кеше катнашкан, ә утыртылган агачлар саны 2 млн данәдән артып киткән, 2015 елда акциядә бөтен республика буенча 63 меңнән артык кеше катнашкан, 778 гектарга 2,4 млн нан артык агач утыртылган.

Традицион акциянең көзге этабы Татарстанның барлык районнарында, шәһәр яны урманчылыгы мәйданчыкларында һәм Казанда узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International