Рөстәм Миңнеханов Сочи халыкара инвестицион форум кысаларындагы Саклак банкының иртәнге эшлекле ашында катнашты

2016 елның 30 сентябре, җомга

Бүген, 30 сентябрьдә, Сочида халыкара инвестицион форумның рәсми программасы ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан беренче чара - Саклык банкы оештырган "Бюджет пирогы: ничек итеп дрес бүлергә?" темасына иртәнге эшлекле аш.

Чараның модераторы "Сбербанк" ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф булды. Эшлекле иртәнге ашта шулай ук РФ финанслар министры Антон Силуанов, РФ Дәүләт думасы депутаты Андрей Макаров, Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин, региональ сәясәт эксперты Наталья Зубаревич һәм 40 регион җитәкчесе, бизнесменнар, фондлар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 

"Бүген көн тәртибендә булган ресурсларны рациональ рәвештә бүлү мәсьәләсе тора", - дип билгеләде Герман Греф, дискуссияне ачып. Аның сүзләренчә, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, эшкуарлар, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре арасындагы сораштыру нәтиҗәләре буенча беренче урынга бюджет мәсьәләсе чыга. Барысын да бюджет сәясәте мәсьәләсе шомландыра. Герман Греф сүзләренчә, регионнар өчен бу иң төп мәсьәлә. 

Әңгәмәнең күп өлеше региональ бюджет сәясәтенә багышланды. Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский билгеләгәнчә, Татарстанның "Алабуга" махсус икътисадый зонаны булдыру тәҗрибәсе - кертелгән федераль акчаларны дөрес куллануның ачык мисалы. Шуннан Герман Греф Рөстәм Миңнехановка тәҗрибә белән уртаклашу өчен сүз бирде. 

"Алабуга" МИЗ да 48 резидент, тагын бишесен җәлеп итәбез, - дип сөйләде Татарстан Президенты. - 100 миллиард сум шәхси инвестицияләр кертелде, 22 завод эшли, якын арада тагын ике завод ачабыз". Ул билгеләгәнчә, федераль бюджет  2019 елга бөтен керткән инвестицияләрен салымнар аша кире кайтарачак. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренә инвесторларны җәлеп итү кирәклеген ассызыклады һәм мисалга Чаллыны китерде. "Без анда берничә компанияне җәлеп иттек, бу да нәтиҗә бирәчәген исбатлый алачакбыз дип ышанам", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук регионнарга шартларны төгәл аңлау кирәклеге турындагы Наталья Зубаревич фикерен хуплады. "Без яңа производстволарны үстермәсәк, булганнарын төзәкләндермәсәк, кече һәм урта бизнесны үстермәсәк, берни килеп чыкмый. Бөтен булдырылган институтлар бездә эшли", - диде ул. 

Герман Греф билгеләгәнчә, Татарстан, Калуга өлкәсе һәм Мәскәү үрнәге региональ идарә роле гаять мөһим икәнен күрсәтә. 

"Татарстанда федераль хөкүмәт тәкъдим иткән бөтен механизмнар да "чәчәк ата" - махсус икътисадый зоналар да, алгарышлы үсеш территорияләре дә, технопарклар да", - диде Герман Греф. 

Ул Татарстан Хөкүмәте үткәргән ярышлар, халыкара чаралар әһәмиятен дә ассызыклады, алар төбәктә социаль инфраструктура дәрәҗәсен күтәрделәр, Иннополис булдыруны да гадәти сәнәгатьтән заманча технологияләргә инвестицияләр җәлеп итү буларак әһәмиятен дә билгеләде. 

Греф сүзләренчә, болар барысы да - идарә итү профессиональ булган очракта, хакимият ниләргә ирешә алуы үрнәге. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International