Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Халыкара инвестицион форумның пленар утырышында катнашты.
Пленар утырыш «Дәүләт идарәсенең яңа сыйфаты: үсеш өчен проектлар, тормыш өчен проектлар» темасына багышланды. Утырышта катнашучылар алдында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады.
Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, Россиядә икътисадый һәм социаль мохитне реаль үзгәртүгә ихтыяҗ бар, ә хакимият бурычы – барысына да мөмкин кадәр тиз һәм нәтиҗәле җавап бирү.
«Болар бар да бездән бөтенләй башка алым көтә, проект алымы, ул беренче чиратта нәтиҗәлелеккә юнәлә», - диде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе.
Аның сүзләренчә, бүген һәр төбәктә кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруны яңа депутатлар корпусы аша, төбәкләрнең закон чыгару собраниеләре аша, губернаторлары аша, ягъни башкарма хакимият аша, шәһәрләр мэрлары һәм муниципаль хакимиятләр аша тәэмин итәргә кирәк.
Чыгышында Дмитрий Медведев искәрткәнчә, илдә социаль һәм икътисадый өлкәгә кагылышлы 11 өстенлекле юнәлеш эшли.
Ил өчен мөһим мәсьәләләр арасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе моношәһәрләр проблемасын да атады.
«Тагын бер җитди тема – моношәһәрләр, - диде ул. - Өстенлекле проектлар элеккедән килгән проблемаларны хәл итүгә юнәлә, алар илнең һәр төбәгендә бар. Әмма шулар арасында проблема аеруча кискен торган территорияләр дә бар – алар күп профильле торак пунктлары. Эш юк, бизнес үстерү перспективалары юк, шәһәрләр үзләре коточкыч хәлдә. Шул ук вакытта моношәһәрләрдә бүген без кулланучы классификация буенча ил халкының уннан бер өлеше яши, ягъни 15 миллионлап кеше. Алар уңайлы тормышта яшәргә тиеш».
Сочидагы Халыкара инвестицион форумда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең чыгышы белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми порталында төгәлрәк танышырга мөмкин - http://government.ru/news/24729/