Сочидагы форумда Рөстәм Миңнеханов барысын да Казанга чакырды һәм яңа купюраларга эләгү хокукына конкурста Казан өчен тавыш бирергә өндәде

2016 елның 30 сентябре, җомга

Бүген Сочидагы Халыкара инвестицион форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барысын да 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа купюраларга эләгү хокукына Россия Банкы игълан иткән конкурста Казан өчен тавыш бирергә өндәде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов барысын да Казанга чакырды.

Татарстан башкаласы һәрвакыт кунакларны ачык йөз белән каршы ала, диде ул, бу – безнең җылы һәм кунакчыл йортыбыз.   

Рөстәм Миңнеханов барысын да – Казан белән таныш булганнарны да, бирегә килергә җыенучыларны да, – Казан өчен тавыш бирергә өндәде.

Сочидагы Халыкара инвестицион форумда Рөстәм Миңнеханов купюра макеты янында фотога төште, анда Казанның төп символлары – Казан Кремленең Спас башнясы, шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл чагылдырылган.

Фотографиясен Рөстәм Миңнеханов Instagram һәм twitterдагы үз битләренә куйган.

Сочидагы Халыкара инвестицион форумда катнашучыларның күбесе Казан өчен конкурста тавыш бирергә теләк белдерде.

Купюра янында Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров, Россия Федерациясе мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Россия Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International