Татарстан Республикасы белән «Россети» ГАҖ мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында килештеләр

2016 елның 30 сентябре, җомга

Бүген Сочидагы Халыкара инвестицион форумда Татарстан Республикасы белән «Россети» ГАҖ мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.   

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» ГАҖ генераль директоры Олег Бударгин кул куйды.

Килешүче яклар болытлы технологияләр һәм белешмәләрне саклау һәм аларга идарә, имин системаларны һәм челтәрләрне эшләү, шулай ук Җирне дистанцион зондлаштыру күрсәткечләрен эшкәртү өлкәләрендә бергәләп эшләргә дип килештеләр.  

Хезмәттәшлек стратегик партнерлык характерында булачак һәм озак перспективага исәпләнә. 

Килешү турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, «Россети» Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) Россия программа тәэмин ителешен компания спецификасына һәм ихтыяҗларына яраклаштыру һәм киләчәктә эшләп бетерү өчен компетенцияләр үзәге булдырырга тели. «Моннан тыш, безнең партнерлар Иннополис Университеты белән болытлы технологияләр һәм белешмәләрне саклау һәм аларга идарә, имин системаларны һәм челтәрләрне эшләү, кадрларның квалификациясен арттыру өлкәсләрендә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде», - диде Роман Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International