Регионнарның социаль үсеш программаларының А.П. Починок исемендәге бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча "Татарстанның киләчәк колледжы" проекты өчен Татарстан Республикасы премиягә лаек булды.
Бүләкләү тантанасы бүген, 1 октябрь көнне, "Сочи-2016" халыкара инвестицион форум кысаларында узды.
"Социаль өлкәдә дәүләт-хосусый партнерлык" номинациясендә премия Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылды.
Искәртик, "Татарстанның киләчәк колледжы" проекты - республикада 2012 елдан гамәлгә ашырылучы социаль-мәгариф проект. Ул югары квалификацияле кадрларны Татарстанның машина төзелеше предприятиеләренә җәлеп итү һәм анда ныгытуга, шулай ук эшче профессияләр дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән. 2012 елның декабрь аенда инновацион-мәгариф проектын РФ Президенты Владимир Путин хуплады.
Бүгенге чарада Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе урынбасары Евгений Бушмин, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, РФ министры Михаил Абызов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм башкалар катнашты.