Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре бергә агач утыртты

2016 елның 1 октябре, шимбә

Казанның Идел буе районында Президент Аппаратының һәм Министрлар Кабинетының истәлекле аллеясе барлыкка килде. Вахитов скверында республика Дәүләт Советы хезмәткәрләреннән соң төбәкнең Башкарма хакимияте хезмәткәрләре кулларына көрәк алдылар.

Йөздән артык кеше санаулы минутларда 200 гә якын агач утыртты. Акциядә Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов катнашты. Татарстан Президенты Аппараты хезмәткәре Шипков гаиләсе белән килгән иде.

Агач утырту акциясендә катнашучылар Россия купюраларында яңа символ өчен тавыш бирү темасын да игътибарсыз калдыра алмады. Бүген Казан өчен тавыш бирергә өндәгән коллектив фотосы социаль челтәрләрдә үз битләрендә пәйда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International