Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киото шәһәрендә "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы ачылуда катнашты. Тантана Киото шәһәренең Халыкара конференц-үзәгендә үтте (Kyoto International Conference Center Takaragaike). "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумы дөнья күләмендәге мәсьәләләрне фән һәм технологияләрне куллану аша хәл итүгә ярдәм итүче ачык дискуссияләр мәйданчыгы буларак булдырылды.
Форумда катнашучы мәртәбәле кунаклар арасында Япония Премьер-министры Синдо Абэ, Словения Республикасы Премьер-министры Мирослав Церар, Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович, "Роснано" ААҖ рәисе һәм баш башкарма директоры Анатолий Чубайс һәм башкалар бар иде.
Тантананы ачып сәламләү сүзе белән "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумына нингез салучы профессор Коджи Оми чыгыш ясады.
Япония Премьер-министры Синдо Абэ чыгышында: "Фән һәм технологияләр - бөтен дөньяда үсешкә ярдәм итүчеләр һәм җәмгыятькә уңай үзгәрешләр кертертүчеләр ул". Ул ассызыклаганча, шуңа күрә фән һәм технологияләрне үстерүне ил хөкүмәте озак вакытлы перспективага өстенлекле максат итеп сайлады.
Россия Федерациясе Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович чыгышында хәбәр иткәнчә, Россия белән Япониянең фән, технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлеге икътисадый хезмәттәшлекне уңышлы гамәлгә ашыруның төп компоненты.
Халыкара форум 2-4 октябрь көннәрендә узачак. Экспертлар "Нефть һәм газның киләчәк перспективалары", "Сәнәгатьтә инновацияләр", "Океан", "Киләчәк наноматериаллар", "Акыллы шәһәрләр" һәм башка темалар буенча фикер алышачаклар.