Татарстан Республикасында 581 мең га уҗымлылар чәчелгән, бу барлык бөртеклеләр җиренең 36%ын тәшкил итә. Тулаем уҗымлылар торышы әйбәт, һәм һава торышы да кулай. Тамыр системасы үсә, һәм күп кенә басулар үсемлекләр белән тоташ каплану фазасында. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Марата Әхмәтов сүзләренчә, кайбер районнарга кисәтүләр бар. Чирмешән районында бары тик 64% кына чәчелгән, бу бөртеклеләр җиренең 23%ын тәшкил итә. «Бөгелмә, Ютазы, Баулы – уҗымлыларга карата шул ук мөнәсәбәт, - диде Марат Әхмәтов. – Быел уңыш күләме буенча да исемлектәге соңгы өчлекне тәшкил итәләр». Моннан тыш, Менделеевск районында бөртеклеләр җиренең 21%ы гына чәчелгән, диде Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы туфракны туңга сөрүгә дә игътибар итте.
«Бүгенгә 400 мең га җир эшкәртелмәгән килеш кала, – диде ул. – Бу пландагы 2 млн. гектардан. 1300нән артык агрегат эшли, шулардан 900е энергия белән тәэмин ителгән тракторлар. Туңга сөрүне Зәй, Әтнә, Актаныш, Балтач, Саба һәм Сарман районнары әйбәт алып бара – аларда 90%ы сөрелгән».
Марат Әхмәтов сүзләренчә, Яңа Чишмә (59%), Чирмешән һәм Кайбыч (55%), Әлки (51%) районнарында сөрү эшләре акрын бара, Югары Ослан районында тагын да аз (13%), Кама Тамагы районында – 35%.
Видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туфрак эшкәртү эшендә артта калган Югары Ослан, Чирмешән районнары җитәкчеләре белән элемтәгә керде һәм бу хәлне хәл итү өчен чаралар күрергә өндәде.