Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән Казахстан Республикасына килде. Төп максаты - XIII Россия һәм Казахстан арасында регионара хезмәттәшлек форумында катнашу.
Моннан тыш, ТР Президентының эш программасында берничә рәсми очрашу каралган. Бүген Рөстәм Миңнеханов төзелеп килүче «ЭКСПО-2017» күргәзмә комплексына барачак һәм Казахстанда 2017 елның 10 июнь-10 сентябрь көннәрендә үтәчәк әлеге халыкара күргәзмәне оештыручалр белән очрашачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов планнарында Казахстан Республикасы Премьер-министры Бакытҗан Сагынтаев белән очрашу, Татарстан Республикасының Казахстанда Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасын ачу тантанасы, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу каралган.