Рөстәм Миңнеханов XIII Россия һәм Казахстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанада XIII Россия һәм Казахстан арасында төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты. Чара Евразия киңлегенең транспорт-логистика мөмкинлекләрен үстерү темасына багышланган. Форумның төп катнашучылары Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев булды. 

Форумда билгеләнгәнчә, Казахстанда хәзерге вакытта Россия катнашындагы 6400 дән артык компания нефть чыгару, эшкәртү сәнәгате, транспорт, элемтә, машина төзелеше кебек тармакларда, космонавтика өлкәсендә эшли.

Барысы 2015 ел нәтиҗәләре буенча Россия белән Казахстан арасында товар әйләнеше 15,5 млрд. доллар тәшкил итте. 

Владимир Путин чыгышында билгеләгәнчә, Казахстан - Россиянең союздаш стратегик партнеры. Илләр арасында багланышлар бөтен юнәлешләр буенча алга бара, алар күп планлы һәм бөтен өлкәләрне дә үз эченә ала, дип билгеләде ул. 

"Безнең ике яклы сәүдә-икътисадый элемтәләр югары дәрәҗәгә чыктылар. Казахстанда 9 миллиард долларлык Россия капиталы тупланды, ә Россиягә Казахстаннан 3 миллиард доллар кертелде. Бергә 6 мең предприятие булдырылды, кооперация икътисадның бөтен секторларында тирәнәя. Узган елда гына Казахстанда 150 Россия эшкуарлары делегацияләре булды", - диде РФ Президенты. 

Нурсолтан Назарбаев чыгышында багланышларны киңәйтүгә мөмкинлекләр гаять күп икәнен билгеләде. "Без Евразия икътисадый берлеге кысаларында эшлибез, бөтен җитештерүчеләр һәм инвесторлар өчен аңлаешлы кагыйдәләр булдырабыз. Казахстан икътисадына акча кертеп, Россия бизнесы "өйдәге" шартларда үзен хис итә, диеп була", - дип ассызыклады ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International