Рамзан Кадыйров бүген Чечен Республикасы башлыгы вазифаларына рәсми рәвештә керешә. Инаугурация Грозныйда Дәүләт концерт залында була.
Татарстаннан Рамзан Кадыйровны вазифаларына керешүе белән котлар өчен республика Премьер-министры Илдар Халиков Грозныйга китте.
Искә төшерәбез: 2016 елның 18 сентябрендә, бердәм сайлау көнендә, Кадыйров күпчелек тавыш белән Чечня башлыгы итеп кабат сайланды. Аның өчен сайлаучыларның 98 проценты тавыш бирде.
Татарстан Президенты Латвиядә булу сәбәпле, инаугурациядә катнаша алмый. Әмма ул бүген иртән Рамзан Кадыйровны туган көне белән Instagram’ аша котлаган иде. Рамзан Кадыйровка бүген 40 яшь тулды.