Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Ригага (Латвия Республикасы) килде.
Ригада Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис, Латвия Премьер-министры Марис Кучинскис, илнең министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очрашыр дип көтелә.
Моннан тыш, иртәгә Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Латвия эшлекле даирәләре форумында катнашачак, анда Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк.
Татарстан Президенты программасында – Латвиянең берничә предприятиесендә булу.
Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре 6 октябрьгә кадәр сузылачак.