Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригада Ирек һәйкәленә чәчәкләр салды.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасына ике көнлек эш сәфәре кыла.
Ирек һәйкәле - Ригада атаклы монументларның берсе. Аны сынчы Карлис Зале һәм архитектор Эрнест Шталберг ясаган. Һәйкәлне 1935 елда ачканнар.
Монумент халык акчасына төзелгән һәм Латвия иреге һәм мөстәкыйльлеге символы булып тора. Төзеештә гранит, бакыр, бетон, травертин кулланылган. Нигезендә 13 сын һәм барельеф урнаштырылган, алар Латвия тарихын чагылдыралар. Нигезендә Tevzemei un Brivibai дип язылган, ягъни "Ватан һәм Ирек".
Чәчәк салу тантанасыннан соң, Рөстәм Миңнеханов Латвия Республикасы Президенты Раймондс Вейонис белән очрашуга юнәлде.