Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты. Очрашу «Газпром» ГАҖның рәсми офисында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Яклар Татарстан белән «Газпром» компаниясе арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, 2011–2015 елларда Татарстан Республикасы кулланучылары өчен газ белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга бәйле проектларны гамәлгә ашыруга «Газпром» 26 млрд. сум тоткан. Акчалар шул исәптән «Арча» компрессорлар станциясен, «Миңлебай — Казан» газ үткәргечен реконструкцияләүгә, Иннополис шәһәренә газ җибәрү өчен газ үткәргеч тармагын һәм «Елизаветино» автоматлаштырылган газ бүлү станциясен (АГРС) төзүгә юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта икенче газ үткәргеч тармагын һәм автоматлаштырылган газ бүлү станциясен төзүгә юнәлдерелгән.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер Татарстан Республикасы белән «Газпром» ГАҖ арасында фәнни-техник хезмәттәшлек һәм партнерлык турында килешү имзаладылар. Документ 2020 ел азагына кадәр исәпләнгән һәм, Иннополис университеты потенциалын кулланып, инновацион, мәгълүмат-аналитика һәм экспертлык өлкәсендә хезмәттәшлекне күз алдында тота.
Шулай ук очрашу кысаларында «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов һәм «УК „Группа „ГМС““» ҖЧҖ генераль директоры Артем Молчанов куәте 1000 кВт булган «ТАКАТ» сериясендәге импортны алмаштыра торган модульле компрессор җайланмаларын җитештерү һәм китеп тору турында озак сроклы шартнамә имзаладылар.
Бу модульле компрессор җайланмаларын куллану «Газпром»га перспективада Германиядән һәм Нидерландтан шундый ук җайланмаларны сатып алудан баш тартырга ярдәм итәчәк.
Шартнамә нигезендә «Казанькомпрессормаш» ААҖ куәтләрне модернизацияләчәк, яңа җайланманы күпләп җитештерә башлаячак. Үз чиратында «Газпром»га берничә ел эчендә җайланмаларны чит ил аналогларыннан артмаган бәядә сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.