Алексей Песошин Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия утырышын уздырды

2016 елның 7 октябре, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә Республика социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы комиссия утырышы узды.

Бу чарада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яяклау министры Эльмира Зарипова, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берлегенең координацион советы рәисе Александр Лаврентьев, ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин катнашты.

Утырыш барышында 2015-2016 елларга социаль-икътисади сәясәтне уздыру һәм социаль партнерлыкны үстерү турында Республика өч яклы килешүнең беренче ярты еллыкта үтәлеше нәтиҗәләре каралды.

Татьяна Водопьянова үзенең чыгышында билгеләгәнчә, Республика өч яклы килешүгә 14 индикатор кертелгән булган, бүгенге көнгә шуларның яртысы үтәлгән.

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айлары өчен уртача айлык хезмәт хакы республикада 29 793 сум тәшкил иткән, бу гомумроссия дәрәҗәсеннән 16,6%ка кимерәк. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россияя буенча 31урынны били.

Шул ук вакытта республика барлык социаль-икътисади параметрлар буенча Россиянең башка субъектлары арасында алда бара. 2016 елның беренче ярты еллык нәтиҗәләре буенча республиканың консолидацияләнгән бюджетына 121,327 млрд. сум кергән, бу узган елның шушы чорына караганда күбрәк (үсеш 14,1%).

Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, 2016 елда хезмәт базарын кйләү буенча киңкүләмле чаралар комплексы уздырылган.

Бүгенге көнгә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,77% тәшкил итә (15,3 мең кеше). Шул ук вакытта республика хезмәт базарында 35 мең буш вакансия бар.

Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин доклад ясады. Аның сүзләренчә, бүгенге көнгә республикада 173 мең 173 кешенең ялы оештырылган, бу гомуми еллык күләмнең 80%ын тәшкил итә (217 981 кеше). Җәйге план 100%ка үтәлгән (165 508 кеше).

Утырыш тәмамланганда “Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы” Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International