Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш белән Севастопольне яңа купюрлардагы символлар өчен тавыш бирүдәге җиңүләре белән котлады

2016 елның 7 октябре, җомга

Бүген «Россия-1» телеканалында турыдан-туры эфирда 200 һәм 2000 сумлык номиналлы яңа банкнотлардагы символлар өчен бөтенроссия тавыш бирүендә җиңүчеләр билгеле булды. Соңгы көнне Ерак Көнчыгыш белән Севастополь алга чыкты. 

Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне тәбрик итте һәм һәр дәгъвачы шәһәрнең, һичшиксез, яңа купюрларда чагылыш табуга лаек икәнен билгеләп үтте. 

Татарстан Республикасы Президенты Казан өчен тавыш биргән республика кешеләренә һәм барлык россиялеләргә рәхмәт белдерде. «Татарстан башкаласы Россиянең яңа банкнотларындагы символ булу хокукы өчен лаеклы көрәште. Без бергә чакта зур көч икәнебезне беләбез! Республиканың барлык кешеләренә һәм Казанның дусларына актив хуплаулары өчен рәхмәт!» - диде ул. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тавышларны санау системасы һәм конкурс процедурасы күп кенә сораулар китереп чыгара. Искәртәбез, бүген көндез тәмамланган онлайн-тавыш бирү йомгаклары буенча Казан алда бара иде. Чараны оештыручыларга, РФ Үзәк банкына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты киләчәктә мондый конкурсларның һәм анда җәмәгатьчелек катнашуының ачыклыгына зуррак игътибар бирергә өндәде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International