Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи килде. «Казан» халыкара аэропортында шәрәфле кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Сәфәренең төп максаты – «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булу һәм андагы Төркия предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышу.
Аерым алганда, иртәгә, 2016 елның 8 октябрендә, Нихат Зәйбәкҗи «Тракья Гласс Рус» яңа заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашачак.
Моннан тыш, Төркия Икътисад министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия компнаияләре җитәкчеләре белән очрашырга, «Алабуга» МИЗның Күзәтүчеләр советы утырышында катнашырга ниятли.