Татарстан Республикасында бу көннәрдә бәрәңге җыю тәмамлана. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, бәрәңге 7 мең гектар җирдә җыелган (87 %). Тагын 1 мең гектар җирдә эшләрне тәмамларга кирәк.
"Һава торышы уңыш җыюга уңайлы, техника әзер", - дие билгеләде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Шикәр чөгендерен, аның сүзләренчә, соңгы көннәрдә тәүлегенә 1,5 мең гектарда уңыш җыюга иершкәннәр. Соңгы мәгълүматлар буенча шикәр чөгендере 41,3 мең гектарда (65 %) җыелган. 1,4 млн гектар тирәсе җирдә шикәр чөгендере казылган. Уңышлылык - 336 ц/га.
Марат Әхмәтов Актаныш районындагы "Әнәк" АФ сын мисалга китерде. Биредә Amity Америка инновацион технологиясе эксперимент рәвешендә кулланыла, дым җитмәгән очракта да шикәр чөгендере уңышы 500 ц/га булды. «Башка компанияләргә әлеге тәҗрибәне кулланырга тәкъдим итәм», - диде ул.
Уңыш җыю белән бер рәттән чөгендерне эшкәртү эше дә бара. Шикәр заводлары тәүлегенә 15 мең тоннадан артык чөгендерне эшкәртә. Бүгенгә 85 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Гомумән 230 мең тонна продукция җитештерү көтелә, диде Марат Әхмәтов.
Орлыклык кукуруза бүгенге көнгә 67,2 мең гектар җирдә җыелган. 2015 мең тонна суктырылган. Уңышлылык - 32 ц/га.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәрткәнчә, 2017 елда республика мәйданнарның 10 %ын орлыклык кукурузага бирмәкче, бу 150 мең гектар.