Рөстәм Миңнеханов: Төркия компанияләренең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру өчен Татарстанны сайлап алулары – шатлыклы күренеш

2016 елның 8 октябре, шимбә

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи МИЗның Төркия резидент компанияләре җитәкчелеге белән очрашты.   

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Нихат Зәйбәкҗиның Татарстанга визиты – Татарстан Республикасы белән Төркия партнёрлары арасында тулы масштаблы хезмәттәшлекне яңартып җибәрү өчен яхшы этәргеч.   

«Бүген республикада 10 Төркия заводы уңышлы эшләп килә, энергетика, төзелеш, машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә уртак предприятиеләр күп. Төркия компанияләренең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру өчен «Алабуга» МИЗны, «Чаллы» алдан үсеш территориясен һәм республикабызның бүтән шундый мәйданчыкларын сайлап алулары – шатлыклы күренеш», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Төркия компанияләрен Татарстанның инфраструктур һәм логистика проектларында катнашырга чакырды. «Без кече һәм урта бизнес өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм күрсәтәбез, һәм республикабыз Төркия бизнесының зур Россия базарына чыгуы өчен үзенә күрә бер күпер булуын телибез. Татарстан моның өчен бөтен шартларны да тудырырга әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул Нихат Зәйбәкҗига Татарстан белән Төркия арасындагы эшлекле багланышларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Хезмәттәшлегебез перспективалары гаять зур, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Нихат Зәйбәкҗи ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрнең бүгенге дәрәҗәсе – асылда Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы нәтиҗәсе.   

Шулай ук министр Рөстәм Миңнехановка быел июль аенда Төркиянең кайбер шәһәрләрендә хәрби түнтәреш омтылышы вакытында Төркия халкының  беренчеләрдән булып хәленә кергәне өчен рәхмәт белдерде. 

Нихат Зәйбәкҗи «Алабуга» МИЗдагы Төркия резидент компанияләре җитәкчеләренә уңышлы эшләре белән Татарстан территориясендә үз проектларын гамәлгә ашырырга җыенучы башка инвесторларга үрнәк булулары өчен рәхмәт белдерде.

Аннары очрашуда катнашучылар берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International