Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең мәгариф программасында катнашучылар “Татарстанда чимал булмаган экспорт үсеше” проектын тәкъдим иттеләр

2016 елның 8 октябре, шимбә

Татарстан Республикасының "Идарәчелек осталыгы: төбәк командалары үсеше" программасында катнашучылары 8 октябрьдә Мәскәүдә "Татарстанда чимал булмаган экспорт үсеше проекты"н тәкъдим иттеләр.

Искә төшерәбез, бу мәгариф программасы РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасыннан  ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов һәм ТРның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Алар жюрига "Татарстанда чимал булмаган экспорт үсеше проекты"н тәкъдим иттеләр. Проектның бурычы чимал булмаган экспортны үстерү, тышкы базарларга көндәшлеккә сәләтле продукцияне чыгару, халыкара конференциядә катнашу иде.

Жюри составында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Калуга, Новосибирск, Төмән өлкәләре губернаторлары, РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International