Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьевка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Дуслык» ордены тапшырды.
Бүләкләү Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе) генераль директоры Алексей Пахомов һәм башкалар катнашты.
Бүләк Александр Лаврентьевка актив җәмәгать эшчәнлеге, Татарстан Республикасын үстерүгә өлеш керткән өчен бирелде.