Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхулла Хәйретдин улы Сираевка Кызыл Йолдыз ордены тапшырды.
Танатана Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.
Ветеран тантанага хатыны, балалары һәм оныклары белән килгән иде.
«Бу көн – озак көтеп алган көн, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Орден, ниһаять, героен тапты. Без бүген, Фәтхулла Хәйретдин улы, Сезгә батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз һәм җиңүегез өчен Кызыл Йолдыз ордены тапшырабыз».
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында 300дән артык татарстанлыга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән һәм Дан орденының тулы кавалерлары лаек булган, республиканың 200дән артык кешесе сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
«Бу геройлар арасында Сезнең исем дә бар», - диде Рөстәм Миңнеханов, Фәтхулла Сираевка мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, сугыш елларында Фәтхулла Сираев каһарманлыгы һәм аның тыныч заманнардагы хезмәте турында күпләргә «Россия газетасының» штаттан тыш хәбәрчесе Светлана Брайловскаяның һәм эзтабар, 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы филиалы мөдире Михаил Черепановның актив эше нәтиҗәсендә мәгълүм булды.
«Бүген без Белоруссияне немец яулап алучыларыннан азат иткәндә сезнең, дошман тылында булып, фашистларны юк иткәнлегесезне, туган җирегез Буа районында тырышып хезмәт итүегезне, Сезнең дус һәм тату гаиләгез барлыгын белдек, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хатыныгыз белән бергәләп Сез балаларыгызны тәрбияләп үстергәнсез, оныкларыгыз һәм оныкларыгызның балалары янәшәгездә, бик зур рәхмәт сезгә барысы өчен дә».
Татарстан Республикасы Президенты Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхулла Сираевка сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденын танатанлы рәвештә тапшырды.
Моннан тыш, 1944 елның 12 июлендәге боерык укылды, анда «төркемгә үрнәк җитәкчелек иткән һәм үткен фикер йөртүе өчен Кызыл Йолдыз ордены белән икенче мотострелковый батальон отделениесе командиры өлкән сержант Сираев Фәтхулла Хәйретдин улы бүләкләнә» диелгән.
Тантана исәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.