Бүген Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы яңа Тулы вәкаләтле вәкилен Руслан Харис улы Кәбировны тәкъдим итте.
Моңарчы Руслан Кәбиров Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары вазыйфасын үти иде. Әлегә кадәр Татарстанның Төрекмәнстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфасын Хәдәр Галиев үти иде, ул биредә 4 ел тирәсе эшләп, лаеклы ялга китте. Рөстәм Миңнеханов Хәйдәр Галиевка "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медален тапшырды.
"2008 елдан Ашхабадта республикабыз вәкиллеге эшли. Бүген яңа вәкилебез Руслан Кзбиров эшен башлый. Ул актив эшләр дип көтәбез", - диде Татарстан Президенты һәм ике яклы хезмәттәшлек үсүенә өметен белдерде.
Кәбиров Руслан Харис улы 1984 елның 29 декаберендә туган. 2007 елда "ТИСБИ" университетын "Халыкара мөнәсәбәтләр" белгечлеге буенча тәмамлаган. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшен рәсми протокол бүлегендә баш белгеч урынында башлый. 2007-2010 елларда министрлыкта төрле вазыйфалар үти. Джидда шәһәрендә 2010-2011 елларда Россия Федерациясенең Ислам Конференциясе Оешмасы каршындагы Даими вәкиле ярдәмчесе булып эшли. 2012 елдан ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары булып эшли. 2016 елның 11 октяберендә Татарстан Республикасы Указы белән Руслан Кәбировны Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы яңа Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгелиләр.