Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумында катнашты

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумында катнашты. Чараны оештыручы – Төрекмәнстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Довран Хоҗаев. 
Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов исеменнән форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты Рәисе Батыр Атдаев чыгыш ясады һәм эшлекле багланышлар урнаштыруда уңышлар теләде.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерергә теләүче барлык Төрекмәнстан бизнесы вәкилләрен сәламләде. Татарстан Президенты Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка визит программасын һәм эшлекле форумны оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Россия Федерациясе җитәкчелегенә, шулай ук Россиянең Ашхабадтагы Илчелегенә төбәк дәрәҗәсендәге уртак проектларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләрен юллады.
«Бу очрашу ике яклы багланышларны үстерүгә яңа этәргеч булыр. Катлаулы халыкара вәзгыять шартларында Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия. Бүген 2019 елга кадәр Татарстан белән Төрекмәнстан хөкүмәтләре арасындагы хезмәттәшлек турында программа имзаланачак. Программада икътисадый хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре беркетеләчәк. Безгә аны конкрет эчтәлек, уртак проектлар белән тулыландырырга кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикеренчә, якларның нефть разведкалау һәм нефть чыгару; газ транспортировкалау; автомобиль-, авиа- и суднолар төзелеше; энергетика; химия продукциясе китереп тору; фармацевтика һәм медицина; агросәнәгать комплексы өлкәсендәге юнәлешләрне үстерү буенча потенциалы зур.  
Бүген Татарстан инновацияләр өлкәсен актив үстерә һәм инвесторлар өчен инфраструктура формалаштыра. Татарстан Президенты Россия инновацион төбәкләре ассоциациясен (АИРР) җитәкли. Республикада «Алабуга» МИЗ һәм Кама инновацион  территориаль-җитештерү кластеры – ИнноКам урнашкан, Россия масштабында ИТ-үзәк һәм «Иннополис» МИЗ эшли.
Якын елларда Татарстанда «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры; Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге; «Мәскәү-Казан» ТЙМен төзү проектларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Казанда Футбол буенча – 2017 Конфедерацияләр Кубогы, Футбол-2018 буенча Дөнья чемпионаты матчлары, WorldSkills-2019 һөнәри осталык дөнья чемпионаты узачак. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, партнерлык элемтәләрен үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр күп һәм ул Төрекмәнстан вәкилләрен, спортчыларны һәм җанатарларны әлеге проектларда һәм чараларда катнашырга чакырды. Чыгышы азагында ул форумда катнашучыларга Татарстан Республикасының Төрекмәнстандагы яңа Тулы вәкаләтле вәкиле Руслан Кәбировны тәкъдим итте.
Төрекмәнстан-Татарстан эшлекле форумында шулай ук Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Блохин, Төрекмәнстан икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Төрекмәнстан автомобиль транспорты министры Максат Айдогдыев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Төрекмәннефть» дәүләт концерны рәисе Тячдурды Бегҗанов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Төрекмәнстан сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары бергәлеге рәисе Александр Дадаев чыгыш ясады. 
Соңыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Төрекмәнстан Хөкүмәте арасында 2017-2019 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында программа һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән Төрекмәнстан Фәннәр академиясе арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. 
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, программаларны гамәлгә ашыру министрлыклар, предприятиеләр һәм оешмалар арасындагы элемтәләрне ныгытуга этәргеч булачак  
Форум эшлекле даирәләр очрашулары дәрәҗәсендә дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International