Татарстанда өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтүнең заманча технологияләре гамәлгә кертелә. Аларның кулланылышы һәм пенсионерлар белән эшләү нәтиҗәләре хакында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Соңгы биш елда өлкәннәрнең саны Татарстанда 10%ка артты, яисә 89 мең кеше. Хәзер республикада 920 мең пенсионер яши.
Олыгаю факторы гомер озынлыгы арту белән бергә аерым социаль сәясәтне формалаштыра. Эш ике төп юнәлеш буенча алып барыла: үз-үзен карый алмаган, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү һәм актив гомер озынлыгы стратегиясен гамәлгә ашыру.
Бүген социаль һәм мәдәният үзәкләрендә өлкәннәрнең сәламәт актив тормышларын оештыру өчен шартлар тудырылган. Өлкәннәрне компьтер белән эшләргә өйрәтү буенча зур эш алып барыла.
Пенсия яшенә җитү күп татарстанлылар өчен хезмәт эшчәнлеген дәвам итү өчен каршылык тудырмый. ТР Хезмәт, мәшульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча эш бирүчеләр бухгалтерлык хисабы, компьютерда эшләү, риэлторлык эше, педагогика, флористика һ.б. программалар буенча укыган өлкәннәрне эшкә алырга әзер.
Республика өлкәннәр декадасы кысаларында Казанда актив гомер озынлыгы күргәзмәсе узды һәм өлкәннәр өчен үзешчән сәнгать фестивале нәтиҗәләре чыгарылды. Шулай ук беренче тапкыр “Алтын көз” өлкәннәр белән эшләү технологияләре конкурсы узды.
“Актив гомер озынлыгы” күргәзмәсендә вакансияләр ярминкәсе оештырылды, анда 29 предприятие өлкәннәр өчен 15 мең вакансия тәкъдим итте. 2 мең кеше эшкә урнаштырылды.
Татарстанда бүген 100 яшьтән узган 181 кеше яши. Өлкәннәр декадасы вакытында аларны өйләренә барып котладылар.