Өлкәннәр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып махсуслаштырылган гериатрик ярдәмне үстерү тора. Бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен профильле медицина ярдәме күрсәтә торган бүлек яисә үзәкләр, алар Татарстан пенсионерларының актив тормышын озайтырга ярдәм итәчәк. Алдагы ике елда районнарда яшәүчеләр өчен дә гериатрик ярдәм күрсәтелә башлаячак.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов сөйләде.
“Алдагы ике елда без гериатрик кабинетларны Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Арча, Баулы, Лаеш, Зәй, Лениногорск, Балык Бистәсе, Ютазы, Чистай районнарында ачарга планлаштырабыз. Бүген без бу кабинетларда эшләү өчен махсус кадрлар әзерләүне уздырабыз”, - диде Сергей Осипов.
Өлкәннәрне медицина ярдәме белән тәэмин итү ТР территориясендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтүгә дәүләт гарантиясе программасы кысаларында тормышка ашырыла.
“Халыкның олыгаюын исәпкә алып, өлкәннәрнең өйләренә барып һәм күчмә формада медицина ярдәме күрсәтү ихтыяҗы арта бара. Барлык муниципаль районнарда кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү кабинетлары ачылган, аларда күчмә фельдшерлык бригадалары эшли”, - дип йомгаклады Сергей Осипов.