Татарстанда 2016 елның 21 октябрендә өлкәннәр өчен хокукый белем мәктәбе ачылычак. Бүгенге көнгә республиканың 28 “өченче буын университеты” җирлегендә 80 меңнән артык пенсионер компьтерга өйрәнү курсларын узган. Өлкән буын кешеләре өчен социаль белем бирү системасының торышы турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР буенча Россия Пенсия фонды идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина сөйләде.
Асия Вәлиуллина билгеләгәнчә,өлкән яшьтәгеләрне компьютер белән эшләргә өйрәтү пенсионерларның тормышын җиңеләйтәчәк һәм гомумән пенсия системасы эшен оптимальләштерәчәк.
“Без булачак һәм хәзерге пенсионерларны шәхси кабинетларын ачарга чакырабыз. Бүген бу бик уңайлы”, - диде ул.
ТР буенча Россия Пенсияя фонды исеменнән Асия Вәлиуллина җаваплы эш бирүчеләргә, электрон рәвештә пенсия билгеләү өчен барлык кирәкле документларны үз вакытында җибәргән өчен рәхмәт белдерде.