Бүген Казан Кремлендә “Динамо-Энергия” регби командасын бүләкләү тантанасы узды. Чемпионнарны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең иҗтимагый дәүләт берләшмәсе советы рәисе Әсгать Сәфәров котлады.
Искә төшерәбез, 2016 елның 3-4 сентяябрендә Казанда пляж регбие буенча Россия Кубогы узды. 8 команда ярышты. Финалда Татарстаннан ике команда очрашты – “Динамо-Энергия” һәм “Динамо” олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе. “Динамо-Энергия” уенчылары җиңү яулады. Өченче урында Мәскәүнең "Динамо" командасы.
Казан командасын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлап, Әсгать Сәфәров, ел саен Татарстанда регби популярлаша, спортның бу төренең җанатарлары да арта бара, дип ассызыклады. "Без “Динамо-Энергия”командасына ярдәм итәчәкбез һәм киләчәктә республикада регбины үстерү өчен барысын да эшләячәкбез", - дип өстәде ул.
Аннары Әсгать Сәфәров команда уенчыларына, тренерларга һәм башка хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды. Аларның кайберләре "Мактаулы динамолы" исеменә лаек булды.