Бүген Мәскәүдә Россиядә Америка сәүдә палатасы әгъзалары өчен Татарстанның икътисадый потенциалы тәкъдир ителде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тәкъдир итү башланганчы Рөстәм Миңнеханов Россиядә Америка сәүдә палатасы президенты Алексей Родзянко белән очрашты.
Тәкъдир итү барышында Татарстан Республикасы Президенты катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, республика инвесторларны үз икътисадына җәлеп итәргә тели һәм бизнесны үстерү өчен барлык шартларны да тудыра. Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан – Россиянең динамик үсештәге төбәкләренең берсе буларак – чит ил компанияләре белән эшләүнең бай тәҗрибәсенә ия. Моннан тыш, ул искәрткәнчә, республикада ике махсус икътисадый зона урнашкан, аларда чит ил компанияләренең яңа җитештерүләре эшләп килә.
Татарстанның инвестицион потенциалы турында җентекләп Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Мәгълүмат технологияләре һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.
«Алабуга» МИЗның киләчәк үсеш перспективалары һәм потенциалы турында Америка партнерларына «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев мәгълүмат бирде.
Аннары сораулар һәм җаваплар сессиясе узды, чарада катнашучылар Иннополис университетын булдыру этаплары, республикада электрон сервислар сыйфаты һәм башкалар белән кызыксындылар.
Азакта Россиядә Америка сәүдә палатасы белән Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында килешү имзаланды.