Татарстанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф килде. «Казан» халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Визитларының максаты – иртәгә, 2016 елның 13 октябрендә, «Корстон» КСККда булачак FINOPOLIS 2016 инновацион финанс технологияләре форумында катнашу. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты, Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе, «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе катнашында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаланыр дип көтелә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Зеленодольскка барачаклар, анда «Татарстан Республикасында яшәүче картасы»н тәкъдир итү булачак. Чара шулай ук 13 октябрьдә төштән соң планлаштырылган.