Рөстәм Миңнеханов QIWI компанияләре төркеме генераль директоры Сергей Солонин белән очрашты

2016 елның 14 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов QIWI компанияләре төркеме генераль директоры Сергей Солонин белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендәге Губернатор сараендагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында үтте. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты. 

Яклар дәвамлы хезмәттәшлек мәсьәләләре, хәзерге заман түләү системалары һәм сервислары турында сөйләштеләр. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Солонин Finopolis инновацион финанс технологияләре форумы һәм аның пленар утырышында күтәрелгән темалар турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International