Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Андрей Чечеватов белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендәге Губернатор сараендагы Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында үтте. Чарада ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов та катнашты.
Очрашуда ИФО составындагы төбәкләрдә иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Андрей Чечеватов Казанга эш сәфәренә килде, төп максаты - «МастерОК» балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең гамәли сәнагтьләре күргәзмәсенең финалында җиңүчеләрне бүләкләү. Күргәзмә ИФОнда "Балачакны кайтару" ятим балаларны социальләштерү һәм балалар йортларына ярдәм итү проекты кысаларында уза.