Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытайның “Zhuoda” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, Татарстан бүген Кытай партнерлары белән берничә юнәлеш буенча актив хезмәттәшлек итә, диде. Хезмәттәшлекнең ныгуына Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы башлыкларының дус булулары да ярдәм итә, дип өстәде ТР Премьер-министры.
“Безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез күп. “Мәскәү-Казан” югары тизлекле тимер юл магистрале төзү һәм “Төньяк Европа-Төньяк Кытай” транспорт коридоры кебек зур проектларда бергә катнашу, “Аммоний” проектын гамәлгә ашыру. IT-тармак озак вакытка каралган хезмәттәшлектәге тагын бер юнәлеш булып тора”, - дип саный ТР Премьер-министры.
“Zhuoda” вице-президенты Чанг Венге Илдар Халиковка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, аннан соң компания турында кыскача аңлатма бирде. “Zhuoda” Кытайның зур 10 төзелеш-инвестицион корпорацияләренең берсе санала. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – девелопмент, сәнәгый күләмдә төзелеш материаллары җитештерү, зур торак пунктлар инфраструктурасын үстерү һәм шуңа ярдәм итү, логистик комплекслар һәм кунакханә бизнесы. Моннан тыш, “Zhuoda” яңа төзелеш материаллары үзлекләрен тикшерү буенча институт оештырган.
Илдар Халиков һәм Кытайдан килгән коллегалар хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, “Zhuoda”ның “Казан Экспо” проекты кысаларында инфраструктура объектлары төзелешендә, Иннополиста торак йортлар төзүдә катнашуы хакында.