Бүген Казан Кремлендә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә ТР Президенты Аппараты эшчәнлегенә багышланган “Башка рәсми затлар” күргәзмәсе ачылды.
88 фотоэштән торган күргәзмә өч залга урнаштырылган. Ике залда рәсми затлар төшерелгән фотолар, өченчесендә фотографларның командировка вакытында буш арада төшерелгән лирик хезмәтләре урнаштырылган.
Күргәзмә ачылышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров шулай ук үзенең коллегаларын котлады. “Соңгы ике ун ел эчендә бик күп эшләр башкарылды. Без Казанның меңъеллыгын билгеләп үттек, ил күләмендә спорт чаралары үткәрдек. Шул ук вакытта халыкара килешүләр булдыру, мәдәниятебезне саклау буенча казанышларыбыз булды. Благовещенский соборы, “Кол Шәриф” мәчете, Болгар, Зәй объектлары - болар барысы да республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклауда зур адым. Бүген республиканы таныйлар, ул Россия Федерациясендә иң абруйлылардан санала. Билгеле, бу казанышлар артында безнең лидерлар – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Күргәзмә бик үзенчәлекле, иҗади. Бу фоторәсемнәр безгә узган көннәрне матур итеп искә төшерә”, – дип билгеләде Әсгать Сәфәров
ТР Президенты Аппараты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин күргәзмә ачылышында матбугат хезмәте тарафыннан көненә 100дән 500гә кадәр фотосурәтләр төшерелүен һәм аларның бер өлеше генә басылуын сөйләде. Күбесе кадр артында калса да, алар арасында яхшы эшләр булуын да билгеләп үтте. Шулай итеп, рәсми затларны рәсми булмаган төстә күрсәтү идеясе туды да инде, диде ул.
“Без бер команда, бергә уртак эш башкарабыз һәм шуннан ләззәт алабыз. Без үзебезнең хезмәтебезгә булган карашны фоторәсемнәр аша күрсәтәсебез һәм башкалар белән дә бүлешәсебез килде. Эшләрне сайлап алу җиңел булмады, алар бик күп, шунлыктан экспозиция соңгы көнгә кадәр үзгәреп торды. Алдагылары бик сакланмаган да, күбесенчә соңгы елларда төшерелгән кадрлар тәкъдим ителде. Хәзер техник мөмкинлекләр зур, рәсемнәрне сыйфатлырак итеп төшерергә һәм сакларга була”, – дип сөйләде Эдуард Хәйруллин.
“Казан Кремле” музей- тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева ТР Президенты Аппараты хезмәткәрләренең эше Кремль музеенда беренче тапкыр куелуын искәртеп китте. “Бүген күргәзмәдә рәсми хроникаларда, газета битләрендә яктыртылмаган тормышны күрәбез. Мин бу кадрларны “аппаратча булмаган караш” дип атыйм”, – диде Зилә Вәлиева.