Бүген Казанда “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” АҖнең 85 еллык юбилее уңаеннан тантана узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Завод хезмәткәрләрен берләшмәнең генераль директоры Дамир Кәримуллин котлады. “Истәлекле вакыйга – завод юбилее, аңа нигез салынуга 85 ел, - диде ул. – Бу бик дәрәҗәле яшь, күз алдына китерүе дә авыр, бу вакыт эчендә күпме хезмәткәр завод ишекләре аша узган, күпме вакыйгалар булып узган... Ышаныч белән әйтергә мөмкин, заводның данлы һәм геройларча елъязмасы хезмәткәрләр кулы белән язылган, һәр көнне үз предприятиеләре өчен фидакарьләрчә хезмәт итеп”.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән завод коллективын ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады. “Республика җитәкчелеге сезнең батырлыкларыгызны күрә һәм белә. Һәм сезгә уңышлар тели!”, - диде ул.
ТР Премьер-министры ассызыклаганча, Казан мотор төзүчеләре үз алларына куелган бурычларны барлык этапларда да үти алды.
Илдар Халиков шулай ук мотор төзүчеләргә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Шулай ук искә төшерәбез, бүген иртән Рөстәм Миңнеханов “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” АҖ генераль директорына Татарстан Президентының Рәхмәтен тапшырды, ул бөтен хезмәт коллективына адресланган иде.