2016 елның 14 октябренә Татарстанда 1 млн. 796,8 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,2%ка артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры билгеләп үткәнчә, Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1 мең 283 тикшерү уздырылган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан – 1 159, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан – 124. Хезмәтне саклау кагыйдәләрне һәм нормаларны бозган өчен 16 млн. 70 мең сумга 422 карар чыгарылган. Барлыгы 26 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 9 очракта вафат булучылар бар.
Хезмәт турындагы законнарны кабат бозган өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе 2016 ел башланганнан бирле 4 оешмага карата административ материалларны суд органнарына җибәргән.
«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 675 әгъзасына тикшерү уздырылган.
Социаль ипотека программасы буенча 206,1 мең кв. метрлы мәйданда 3 мең 602 фатирлы 85 йорт файдалануга тапшырылган. Бу программада каралган 108 объекттан 84 йорт әзер диярлек, 19 – уртача әзерлектә, 5сендә эшләр күп әле.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2016 ел планындагы гомуми мәйданы 14,4 мең кв.метр булган 22 аренда йортының барысы да эксплуатациягә кертелгән.
Ел азагына кадәр 189 Бөек Ватан сугышы ветеранын торак белән тәэмин итү планлаштырылган. 260 ятим балага һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балага торак урыны бирелергә тиеш. Шул максатларда төзелүче торак йортларда эш бетеп килә, диде министр.
5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бүгенгә рәсмиләштерелгән 42 сертификатның 24е реализацияләнгән. Моннан тыш, 81 яшь гаилә, 19 чернобыльче һәм Ерак Төньяктан күчкән кеше торак белән тәэмин ителгән.
Быел инвестицион торак программасы буенча 99 күп фатирлы йорт төзү планлаштырылган. Министр хәбәр иткәнчә, бүгенгә 63 объект тапшырылган, 26 йорт әзер диярлек.
Азакта Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, бүгенгә социаль-мәдәни объектлар төзү буенча барлык 4 республика программасы да гамәлгә ашырылган. Бу – «Авыл клублары», «Татарстан Республикасында башлангыч медик-санитария ярдәме күрсәтүне яңарту», «Участок ветеринария пунктларын төзү һәм ветеринария берләшмәләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен ремонтлау», «Универсаль спорт мәйданчыклары» программалары.
Муниципаль берәмлекләр җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Россиядә төзелеш сезоны узып баруга игътибар итәргә һәм планлаштырылган объектларны тиз араларда гамәлгә кертергә кушты.