Татарстанда узган елга караганда сөтне сатып алу бәяләре 24,1 сумга кадәр арткан. Бу авыл халкының табышын арттыра.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Николай Титов сүзләренчә, бүгенгә республикада 52 мең гектар җирдә шикәр чөгендере җыелган, бу 82 % тәшкил итә. 1 млн. 850 мең тонна продукция алынган, уртача уңышлылык - 357 ц/га.
Заводларга 1 млн. 70 мең тонна шикәр чыгендере китерелгән. Предприятиеләр тулы куәттә эшли, уртача тәүлегенә 15 мең тонна эшкәртә. Бүгенгә 102 мең тонна шикәр комы җитештерелгән (узган елга караганда 113 %).
Хәзерге вакытта кукуруза суктыру эше тәмамлана. 75 мең гектарда уңыш җыелган, 240 мең тонна продукция суктырылган, уңышлылык - 31,8 ц/га.
Ай ахырына көнбагыш җыюны да тәмамлау көтелә. 110 мең гектардан 76 % суктырылган, уртача уңышлылык - 13,6 ц/га. Алынган продукциянең гомуми күләме - 115 мең гектар.
Шулай ук бу көннәрдә бәрәңге җыю да тәмамлана. Арча һәм Лаеш районнарында гына зур булмаган мәйданнарда гена бәрәңге әлегә җыелмаган. Барлыгы 140 мең тонна бәрәңге җыелды.
"Туфрак эшкәртүнең төп эшләре тәмамлана. Фаразланган 1,8 млн. гектардан 1,7 млн. гектары эшкәртелгән, 92 %. Уңыш җыю эшеннән бушаган тракторлар сөрү эшенә кушылдылар", - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.
Шулай ук Н.Титов терлекчелек өлкәсендә соңгы 9 айдагы эшләр турында хәбәр итте. Барлыгы республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында 279 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән. Төп өлеш - кошчылыктан. Сыер ите һәм дуңгыз ите күләме 2%ка арткан. 927 мең тонна сөт савылган, 630 млн. данә йомырка алынган.
Агымдагы елның 1 октябрь көненә Татарстанда ЭМТ башы саны кимү күзәтелә - 6 мең башка. Бу - Алексеевск, Чистай, Буа, Алабуга, Баулы һәм Әлки районнары.
Шул ук вакытта дуңгыз башы саны кимүдән туктаган - 443 мең баш (100%). Сарык һәм кәҗә башы да арткан.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, терлек башы кимү район икътисадына бик тискәре тәэсир итә. "Терлекчелек эше - системалы процесс. Терлек башын югалтып, сез акча югалтасыз", - дип мөрәҗәгать итте ул проблемалы мөниципалитетларга.
Моннан тыш Н.Титов сөт җитештерүгә дә тукталды. 43 районнан 31 ендә узган елдагыга караганда уңай күрсәткечләр. Көн саен республикада 3 мең тоннадан артык сөт җитештерелә.
Шулай ук Н.Титов соңгы берничә атнада сөтне сатып алу бәясе артуы турында хәбәр итте - килограммына 24,10 сум түләнә.
"Сөт терлекчелегендә вәзгыятьне атна саен тикшереп торырга кирәк. Нинди сыйфаттагы сөтне тапшырасыз, нинди бәягә. Безгә күләме түгел, ә бер сыердан ничә сум алуыгыз, бер литр сөттән күпме акча эшләвегез мөһим", - диде ТР Президенты.
Илдар Халиков үз чиратында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын урыннарда бәяләрне тикшереп торырга өндәде, сөт кыйбатка сатып алынырга тиешле. "Трейдерлар 15 сумга сөтне сатып алып, 24 сумга сатмый микән? Һәм халыктан урлашу дәвам итсә, бу очракларны катыгый тикшереп торырга һәм югары җитәкчелеккә хәбәр итүгезне сорыйм", - диде ул.