Рөстәм Миңнеханов кече нефть бизнесы әһәмияте турында: Барыннан да ары кече нефть компанияләре калдык ресурсларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итәләр

2016 елның 15 октябре, шимбә

Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть чыгаруларына багышланган бәрәм чарасы бүген Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният йортында узды. 

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә республикадагы истәлекле көн - Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 млн. тонна нефть чыгару көне белән котлады, 1997 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев тиешле Указ имзалый. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, катлаулы 90-нчы елларда Татарстанда файдалы казылмаларны чыгару күләмен арттыру мәсьәләсе әһәмиятле була. Бу мәсьәләне кече нефть компанияләрен булдыру аша хәл итәргә карар кылына. Беренче адымнар 80-нчые елларда ук башкарыла - «Татнефтепром», «Татэкспорт» һәм башка компанияләр оештырыла. Алар иске нефть чыгару урыннарында яңа технологияләрне кулланып нефть чыгару күләмен арттыруны тәэмин итү макстаында булдырылалар. 

"1997 елда имзаланган указ КНК үсешенә җитди этәргеч бирә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу нефть чыгару күләмен республикада арттыру өчен чаралар турында була. ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы нефтьчеләргә салым льготалары бирү турында карар кылалар. Республика эре вертикаль интеграцияләнгән "Татнефть" компаниясенең күп төрле кече нефть компанияләре белән эшләвенең уңай үрнәге булды, аларга Россия кече нефть бизнесы чыгарган нефть күләменең 34 процентыннан артыгы туры килә". 

Рөстәм Миңнеханов КНКнең калдык ресурсларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итүләре турында ассызыклады. Хәзерге вакытта илдә чыгарылучы нефть күләмендә кече нефть компанияләре өлеше зур түгел, 127 компания. Алар 127 млн. тонна нефть чыгаралар, ягъни 3,8 %. Әмма бу күрсәткеч 1996 елдан 10 процентка арткан. 

Тантаналы чара кысаларында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президентының консультанты Ренат Мөслимов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгыш ясадылар. 

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International