Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Стратегик эшләнмәләр үзәге» фонды советы рәисе Алексей Кудрин белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Искәртәбез, бүген төштән соң Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Кудрин 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруга багышланган эшче сессиядә катнашачаклар.