Илдар Халиков Дрезден техник университеты белгечләре белән Татарстанның урман хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Дрезден техник университеты (Германия) галимнәре һәм урман хуҗалыгы белгечләре делегациясе белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.

Илдар Халиков Татарстан Президентының сәламләү сүзләрен кунакларга җиткерде. Татарстан Республикасы өчен урман хуҗалыгының әһәмияте зур булуын билгеләде. “Бүген республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстан территориясендә урманнарның булганын саклап калу гына түгел, урман утыртуны арттыру өчен бөтен тырышлыкны кую бурычы куелды. Татарстан территориясенең 17 процентын гына урманнар били. Безнең өчен бу бик түбән күрсәткеч”, – дип ассызыклады ул.

Бүген Дрезден техник университетыннан килгән коллегалар белән берлектә республикада урман хуҗалыгы өлкәсендә проектлар тормышка ашырыла, дип өстәде Татарстан Премьер-министры. “ТРда урман плантацияләре булдыру һәм файдалану (LesPlan)”, “ТРда ботаклы имән һәм вак яфраклы юкәләрнең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү (OMSK)” фәнни-тикшеренү проектлары.

Беренче проект кысаларында тиз үсә торган тәҗрибә агачлары утырта башлау, аннары усак, карагай, каен һәм тирәкнең төрле төрләреннән “сәнәгать” плантацияләре булдыру планлаштырыла. Аның максаты – тиз арада урман үсеп чыга торган агач токымнарын һәм сортларын ачу.

Икенче проект имән һәм юкә агачларын ясалма утыртканда чәчкеннәр санын оптимальләштерүне тикшерүгә юнәлтелгән.

Татарстанга килгән Германия урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тәҗрибә участокларын карарга һәм башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре буенча фикер алышырга җыена.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International