2018 елга ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Казан белән Чаллыны тоташтыручы 1 категория юл төзелешен тулысынча төгәлләргә планлаштыра. Шуның белән бергә ике шәһәрдә дә юлларны төзекләндерү актив алып барыла: Казанда 292,5 км юл, ә Чаллыда 48,9 км юл төзекләндерелгән.
Бу мәгълүматларны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
“Барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарыла. Һәм без 2018 елга Казан белән Чаллыны 1 категорияле юл белән тулысынча тоташтыра алачакбыз”, - дип билгеләде ул.
Татарстан башкаласындагы юлларны төзекләндерүгә быел 2,87 млрд сум тотылган. Гомуми күләмдә 292,5 км юл яңартылган. Иң күп күләмдәге эш (241,34 мең кв. м) йорт эчендәге территорияләрне капремонтлауга туры килгән (моңа 497,62 млн сум тотылган).
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Казанда уннарча өстәмә объектларда 1,61 млрд сумга эш башкарылган. Болар – Универсиада проспекты, Зорге, Родина, Себер тракты, Горький шоссесы урамнары, шулай ук Миллениум күпере һәм башка объектлар.
Ә Чаллыда быел 48,9 км юл төзекләндерүгә 1,17 млрд сум акча тотылган. Чулман проспектын реконструкцияләүгә иң күп акча тотылган: төзекләндерелгән юл 8,315 км тәшкил итә, 690,7 млн сум тотылган.