Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» командасын Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионы титулын яулалулары белән тәбрикләде

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Кичә «Динамо-Казан» командасы Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионатында 14 нче тапкыр җиңү яулады. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт клубы коллективына котлау  телеграммасы җибәрде. Котлаулар спортчыларга, баш тренер Араик  Маргарянга, «Динамо-Казан» клубы президенты Евгений Корольковка һәм   «Динамо-Казан» клубы директоры Ринат Әхәтовка адреслана. 

«Кадерле хоккейчылар!

Хөрмәтле Араик Арташович, Евгений Александрович һәм Ринат Рәфгать улы!

Сезне  2016 ел сезонында Чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионатында җиңүегез белән котлыйм. Сез 14 нче тапкыр Россия чемпионнары титулын яуладыгыз. Бу – спортчыларның һәм тренерларның югары осталык билгесе, бөтен клуб коллективының грамоталы, тырыш хезмәтенең бик яхшы нәтиҗәсе, – диелә телеграмма текстында. – Уртак эшебез хакына фидакарь хезмәтегез, республикабызның спорт казанышларына керткән зур өлешегез   өчен рәхмәт белдерәм. Спорт һәм физик культура данын яклау өчен, җәмгыятьтә сәламәтлек, актив яшәү рәвешен алга сөрү хакына яңа җиңүләр телим сезгә. Сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш Сезгә һәм гаиләләрегезгә. 

Татарстан Республикасы Президенты ​Р.Н. Миңнеханов». 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International